Бөгелмә пенсионерларын «Интернетка рәхмәт» конкурсында катнашырга чакыралар
Гаризаны 14 октябрьгә кадәр тапшырырга мөмкин.
7 апрельдән 14 октябрьгә кадәр пенсионерларның компьютер грамотасына өйрәнүдә шәхси казанышларын күрсәтү буенча «Интернетка рәхмәт-2020» дигән 6нчы Бөтенроссия конкурсына эшләр кабул ителә.
Конкурста катнашу өчен компьютерда һәм Интернетта мөстәкыйль эшләргә өйрәнгән өлкән яшьтәге (50+) пенсионерлар һәм өлкән яшьтәге гражданнар, шулай ук махсус курслар узган кешеләр чакырыла.
Конкурс нәтиҗәләре буенча иң актив катнашучы төбәкләр рейтингы төзеләчәк. Узган ел Татарстан Республикасы иң актив төбәк булып танылган иде.
Конкурсның номинацияләре: «Портал gosuslugi.ru: минем тәҗрибәм»; «Минем интернет-казанышларым»; «Интернет-эшкуар, интернет-эш бирүче»; «Минем иҗтимагый интернет-инициативам»; «Минем интернет әлифбасы»; «Мин – интернет-йолдызы».
Нәтиҗәләр 2020 елның ноябрендә ясалачак.
Катнашу өчен гаризалар һәм конкурс эшләре сайтта кабул ителә.
Фото: Бөгелмә муниципаль районы порталыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа