Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Бөгелмә Париж халкының тирән кайгысын уртаклаша

Коточкыч хәл!!! Парижда терактлар сериясе нәтиҗәсендә җомга көнне, соңгы мәгълүматлар буенча, 129 кеше һәлак булган , 352се тән яралары алган.


Тагын 100ләп кеше авыр хәлдә хастаханәләрдә. Парижда террорлык актлары сериясен оештырган боевиклар арасында 15тән 18 яшькә кадәр ике яшүсмер булган. Бу хакта «Le Figaro» газетасы «Europe1» радиостанциясендә әлеге мәгълүматны хәбәр иткән суд-медицина экспертлары чыганагына сылтама белән хәбәр итә, шулай ук террорчылар арасында Франция гражданины булуы билгеле булган. Аның шәхесен бармак эзләре буенча ачыклаганнар. Соңгы мәгълүматлар караганда, терактлар вакытында җиде террорчы үлгән, аларның алтысы үз-үзләрен шартлаткан, берсе куркынычсызлык хезмәте тарафыннан юк ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса