Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Бөгелмә объектларында төзекләндерү эшләре

Үткән атнада Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров, традицион күчмә киңәшмә кысаларында,төзекләндерү эшләре алып барыла торган объектларда эш барышын тикшерде. Алар рәтендә шәһәр поликлиникасы, Яшьләр сарае, Петр Ненастин исемендәге сквер, күп фатирлы йортлар, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре. Барлык эшләр республика программасын тормышка ашыру кысаларында үтә.

Яшьләр сарае

Киңәшмә шәһәрдә иң зур мәдәният объектларының берсе – Яшьләр сараеннан башланып китте. Бүгенге көндә төзүчеләр аның территориясен төзекләндерә, эчке бизәү эшләре үткәрелә. Якын киләчәктә ул бөтенләй яңа, матур объект булачак. Күпфункцияле тирәлек креатив индустрияләр белән дә тулыландырылачак.

– Яшьләр сарае төзекләндерергә алынган иң зур объектларның берсе. 20 ел авария хәлендә торганнан соң, эш урыныннан кузгалды. Хәтта безнең – бик күп объектлар төзекләндерергә алынучыларның да беренче мәлләрдә булдыра алырбызмы икән дигән шигебез бар иде. Тик бүгенге килүебез эшләренең график буенча баруын, барысын да вакытында башкарылуын һәм аның яңа йөзле объект булуын ачыклады. Ул безнең шәһәргә һәм бөгелмәлеләргә хезмәт итәчәк, – дип, эш барышына бәя бирде Линар Закиров.

 

Петр Ненастин исемендәге сквер

Петр Ненастин исемендәге сквер да бөгелмәлеләр өчен ямьле һәм кулай ял итү урыны булачак. Бүгенге көндә эшләр алып барылучы шәһәр почмагында яңа фонтан, эскәмияләр, велосипедчылар өчен аерым юл, урам кинотеатры, балалар мәйданчыгы барлыкка киләчәк. Скверны план буенча, көзнең беренче декадасында кулланышка тапшырырга планлаштыралар.

Күпфатирлы йортларда – капиталь ремонт

Шәһәрдә күпфатирлы йортларда капиталь ремонт эшләре дәвам итә. Шуларның берсе Толстой урамы, 1нче йортта үтә. Төзекләндерү эше 10 июльдә старт алган, 10 октябрьдә тәмамлау планлаштырыла Җылылык, салкын су белән тәэмин итү системасын ремонтлау, субүлгеч системасын төзекләндерү, электр белән тәэмин итүне ремонтлау, бинаның түбәсен, фасадын ремонтлау каралган. Барлык эшләр дә график буенча башкарыла.

– Күпфатирлы йортларда 80 процентка якын эш башкарылды. Графиктан калышмаска һава шартлары да ярдәм итте. Быел программа буенча 50дән артык йорт төзекләндерелә. Республикада кабул ителгән күпфатирлы торак йортларны төзекләндерү программасы бүгенге көндә районда 70 проценттан артык торак фондын төзекләндерергә ярдәм итүе турында горурланып әйтә алабыз, – дип, уй-фикерләре белән уртаклашты шәһәр мэры.

Мәктәпләрдә спорт объектлары

Быел Бөгелмә муниципаль районы территориясендә 4 универсаль спорт мәйданчыгы барлыкка киләчәк. Төзелеш киңәшмәсе кысаларында аларның берсендә Линар Закиров та булды. Мәйданчыгы һәм тренажерлары булган яңа спорт комплексы 13нче мәктәп территориясендә барлыкка килде. Шәһәр башлыгы аның ярдәмендә мәктәп мәйданының җанлануына һәм әлеге районда ишегалды спортының үсешенә зур өметләр баглады.

– 3 ел элек мәктәп территорияләрендә күп функцияле спорт мәйданчыкларын булдыру турында карар кабул иттек. Бу – игътибар, җәйге чорда мәктәпләрне җанландырып җибәрү. Барлык укучылар, яшүсмерләр дә диярлек үзләре укый торган мәктәпләр тирәсендә яшиләр. Әлеге спорт мәйданчыкларына йөреп, балалар үзләренең җәйге ялларын күңелле үткәрә алачак. Бу бик дөрес. Без бу программаны үтәүне дәвам итәчәкбез. Әлбәттә, һәрбер мәктәптә дә әлеге спорт мәйданчыкларын кую мөмкин түгел. Чөнки кайдадыр техник тирәлек туры килми, башка сәбәпләр булырга мөмкин, ләкин безнең торак массивлары җитәрлек. Ишегалды спортын үстерәчәкбез һәм, билгеле инде, спорт мәйданчыкларын куюны дәвам итәчәкбез, – дип әлеге мәсьәләгә төгәллек кертте Линар Закиров.

Балалар бакчалары

“Дюймовочка” мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә төзелеш эшләре финишка чыккан. Балалар бинасы төзекләндерелеп, тулысынча яңа чагылыш табачак. Нәниләрне сентябрь аенда үз төркемнәренә кайтару планлаштырыла.

– Балалар бакчалары – аерым тема. Былтыр 4 бакчаны төзекләндердек, быел аларның саны – 3. Шулай да матди-техник торышы буенча җитди проблемалар булган мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре әлегә бик күп. Күбесе авыл җирлекләрендә урнашкан. Алар шулай ук яңартылачак. Барлык балалар бакчаларын норматив торышка китерү – безнең алда торган иң зур мәсьәләләрнең берсе. Шәһәр моңа бик мохтаҗ иде, Аллага шөкер, бу эш урыныннан кузгалды һәм яхшы гына колач җәя, – дип бәян итте башлык.

Поликлиника яңара

Соңгы 6 айда шәһәр поликлиникасының тышкы күренеше бик нык үзгәрде. Ул ниндидер заманча кыяфәт алды. Ә төп яңару әле алда, объектның беренче катындагы зур үзгәрешләр планы белән “Бөгелмә үзәк район хастаханәсе” дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең баш табибы Илнар Хәмит улы Вилданов таныштырды. Аның проект эшләрен бәян итүе буенча, поликлиниканың беренче каты, чыннан да, заманча һәм халык өчен уңай һәм кулай булачак. Ремонт эшләре алдан планлаштырылган график буенча бара.

– Үзәк поликлиникага керү урыны, фойесы, фасады, түбәсе начар хәлдә иде. Безнең идеяне Президентыбыз хуплады. Бүген аның күренеше күзгә күренеп үзгәрә. Әлбәттә, һәрвакытта да финанс чаралары җитеп бетми, шулай да без бу сорауны да чишәрбез. Ничек кенә булмасын, проект безнең халык тарафыннан яхшы бәяләнер дип уйлыйм. Чөнки яңа поликлиника булачак, күбрәк пациентларга хезмәт күрсәтә алачак. Билгеле инде, без үз алдыбызга, иң беренче чиратта, медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын яхшырту мәсьәләсен дә куябыз, – дип бәян итте шәһәр башлыгы.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса