Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә объектлары үз “йөзен” үзгәртә

Шәһәр җитәкчеләре социаль әһәмияткә ия объектларны карадылар һәм аларны төзекләндерү эше белән таныштылар.

Ни өчен капиталь ремонт берничә ел дәвам итә һәм әлеге процесска пандемия ни рәвешле төзәтмәләр кертте? Бөгелмәлеләрне борчыган әлеге һәм башка сорауларга журналистлар төзелеш эшләре белән танышу барышында җаваплар алдылар.

Стадионның үзәк кыры 2017 елның язында ук бушап калды. Мондый тайм-аутны монда 60 ел көттеләр. Стадионны төзекләндерү өчен “Татнефть” гавами акционерлык җәмгыяте 95 миллион сумга якын акча бүлеп бирде. Эш барышында стадионны “хуҗалык ысулы” белән төзүләре ачыклана, өстәвенә, документларның күбесе югалган булып чыга. Капиталь ремонтны “чиста бит”тән башларга туры килә, шуңа күрә билгеләнгән вакытка төзекләндерергә өлгермиләр. Төзүчеләр үзәк павильонда һәм спорт залында ремонт эшләрен инде төгәлләп килә. Алдагы футбол сезонына стадион тулысынча әзер булачак. Киләчәктә ачык футбол манежы төзергә планлаштыралар.  

1нче балалар сәнгать мәктәбен 2021 елда капиталь ремонтларга ниятлиләр. Биредә эшләрне иртәргә тәмамларга пандемия комачау итте. Төзүчеләр бинаның фасадын инде яңарткан. Тәрәзәләрне пластикка алыштырганнар. Бинаның эчен дә заманча матурлаганнар.  Барлык кабинетлар да бер стильдә эшләнгән. Ике катлы бүлмәара ишекләр урнаштырганнар, электрүткәргечләрне алмаштырганнар. Учреждение стеналары да яңа стильдә бизәлгән. Ремонт эшләрендә финал аккордлар инде бер атнадан соң яңгыраячак.

Язманың тулы вариантын "Бөгелмә авазы" газетасының 27 ноябрьдә чыккан 47нче санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса