«Бөгелмә муниципаль районының Мактаулы гражданины» исеме ачыкланды
Бөгелмәдә шәһәр һәм район Советларының берләштерелгән сессиясе узды.
Депутатлар тарафыннан мөһим мәсьәләләр каралды. Халык ышанычлылары 2019 елга һәм 2020, 2021 елларга шәһәр һәм район бюджетын расладылар, җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә үзгәрешләр һәм халык алдында тыңлаулар оештыру һәм үткәрү тәртибе турында Нигезләмәне килештерделәр. Моннан тыш, бер тавыштан «Бөгелмә муниципаль районының Мактаулы гражданины» исемен бирү турындагы тәкъдимне Россия Герое, космонавт-сынаучы, Бөгелмәдә туып-үскән Сергей Николаевич Рыжиковка бирделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа