Бөгелмә муниципаль районында тагын бер кешенең “Covid-19” белән авырып китүе мәгълүм булды
Шулай итеп, хәзер чирләүчеләрнең гомуми саны 42гә җитте.
Татарстанда 61 кеше Covid-19 инфекциясе йоктырган. Аларның өчесе чирне республикадан читтә эләктергән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Уналты кеше хастаханәгә салынган, 45 кеше өйдә дәвалана», – диелә хәбәрдә.
Яшь төркемнәре буенча:
18 яшькә кадәр – 4
18 яшьтән 30 яшькәчә – 6
30 яшьтән 50 яшькәчә – 19
50 яшьтән 60 яшькәчә – 11
60 яшьтән 70 яшькәчә – 8
70 яшьтән 80 яшькәчә – 9
80 яшьтән 90 яшькәчә – 4
90 яшьтән өлкәнрәкләр арасында чирләп китүчеләр юк.
Шәһәр һәм районнар буенча:
1. Казан – 37
2. Яр Чаллы – 3
3. Актаныш – 1
4. Әлмәт – 3
5. Бөгелмә – 1
6. Югары Ослан районы – 4
7. Алабуга – 3
8. Яшел Үзән – 1
9. Лаеш – 1
10. Лениногорск – 2
11. Мамадыш – 1
12. Түбән Кама – 2
13. Саба – 1
14. Чистай – 1
Татарстанда коронавирусны диагностикалауның бөтен чорында 9489 “Covid-19” авыруы ачыкланган, шуларның 8318 кеше, шул исәптән 44 узган тәүлектә терелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа