Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә муниципаль районына 190 доза вакцина кайтты

Бөгелмәлеләр яңа коронавирус инфекциясеннән вакцина ясаталар инде.

Бүгенге көннән яңа коронавирус инфекциясеннән массакүләм вакцина ясау башлана. Россия дөньяда «COVID-19»га каршы «Спутник V» вакцинасын теркәгән беренче ил булды.

Бөгелмәлеләр яңа коронавирус инфекциясеннән вакцина ясаталар инде. Беренче булып, прививканы медицина хезмәткәрләре алды. Вакцинаның икенче партиясе килү белән – чиратта мәгариф оешмалары һәм социаль хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләре. «COVID-19»дан вакцина ясату – түләүсез һәм ирекле, шәһәр хастаханәсендә үткәрелә.

Бөгелмә РҮХнең баш табибы Александр Иванов:

«Бөгелмә муниципаль районына 190 доза вакцина кайтты. Бүгенге көндә 65 кеше прививка ясаткан. Прививканы көтү кәгазендә 485 кеше язылган инде. Хәзер коронавируска каршы вакцинаны мөмкин кадәр күбрәк кеше ясата алуы бик мөһим».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса