Бөгелмә муниципаль районындагы лагерьләрне тикшерәләр
Карелиядә лагерьдә ял иткән 14 үсмернең берьюлы һәлак булуы исә ил күләмендә тетрәндергеч вакыйга булды. Әлеге хәлләр төрле министрлык һәм ведомство вәкилләрен янә иминлек мәсьәләләренә игътибарны көчәйтергә мәҗбүр итте. Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча бүлек начальнигы И.Тахиятуллин "эшлекле дүшәмбедә" җәйге чорда балаларның ялын оештыру...
Карелиядә лагерьдә ял иткән 14 үсмернең берьюлы һәлак булуы исә ил күләмендә тетрәндергеч вакыйга булды. Әлеге хәлләр төрле министрлык һәм ведомство вәкилләрен янә иминлек мәсьәләләренә игътибарны көчәйтергә мәҗбүр итте. Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча бүлек начальнигы И.Тахиятуллин "эшлекле дүшәмбедә" җәйге чорда балаларның ялын оештыру темасына тукталды.
Бөгелмә районында 3594 балага лагерьларда ял итү мөмкинлеге тудырылды. Балаларны "А.Д.Губин ис. ял базасы" (3 смена), "Сосновка" (4 смена), "Салют" (3 смена) һәм "Вита" санатори-профилакториясе (1 смена) кабул итә. Моннан тыш яшь футболчылар Крымда ял итәчәк. Яшь сәяхәтчеләрне "Тритон" палатка лагерында көтәләр. Алар Агыйдел елгасы буенча сәяхәткә чыгачак, "Вертикаль" палатка лагерында ял итүчеләр Фишт тавына күтәреләчәк. "Ватан" хәрби-патриотик лагеры ике сменада эшли.
Карелиядәге хәл исә республикабызның җәйге ял үзәкләрендә өстәмә тикшерүләр уздыруга җитди этәргеч булды. Лагерь җитәкчеләре яз айларында ук ел да төрле ведомство вәкилләре белән куркынычсызлык мәсьәләләре буенча өйрәтүләр уза, мәктәпләрдә исә балалар каникулга таралышыр алдыннан ата-аналар инструктажлары үткәрелә. Мәктәп яны лагерьларында ял итүче, 9,10 сынныфны тәмамлаучыларның ата-аналарына янә иминлек мәсьәләләрен искә төшереп белешмәләр өләшеп чыктылар. Шәһәр читендәге аланнарда исә балаларга уен формасындагы дәресләр үткәрелде. Моннан тыш ведомствоара комиссия лагерьларның һәркайсында булып балалар туклануын, судагы ялны оештыру, инструктажларның үткәрелү-үткәрелмәвен, янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләрен җентекләп тикшерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа