Бөгелмә муниципаль районы Берёзовка авылында депутат кабул итте
Яңалыклар

Бөгелмә муниципаль районы Берёзовка авылында депутат кабул итте

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов сайлаучылар белән чираттагы очрашуын 28 августта Бөгелмә муниципаль районы Берёзовка авылында үткәрде.

Бу көнне региональ закон чыгаручы вәкилгә гозерләре булган 7 кеше язылып куйган иде. Очрашу барышында посёлокның мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениесен капиталь ремонтлау, авыл эчендәге юлларны төзекләндерү, урамнарны яктырту, зират өчен җир бүлеп бирү, су белән тәэмин итү системасын “Водоканал” оешмасына тапшыру турындагы һәм башка мәсьәләләр күтәрелде.

Депутат белән бергә, халык сорауларын Бөгелмә муниципальрайоны башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов, төрле хезмәтләр вәкилләре, Берёзовка авыл җирлеге башлыгы Наталья Меньшаева да тыңладылар.

– Гражданнарны кабул итү – халык белән властьның тыгыз элемтәдә торуы ул. Минемчә, бу чараның төп максаты да тормыш итү һәм яшәеш өчен мөһим булган проблемаларны чишүдә район халкына максималь ярдәм күрсәтү булырга тиеш, – ди Ирек Фәрит улы Салихов.

Шуңа күрә дә очрашуда яңгыраган барлык сораулар игътибарга алынды, алар буенча тиешле шартларны ачыклап бетергәч, проблемаларны  чишүдә кулдан килгән ярдәм күрсәтеләчәк.