Бөгелмә муниципаль районы башлыгы ТР Президентын туган көне белән котлады
Линар Закиров: Исәнлек-саулык, балаларыгыз һәм оныкларыгыз янәшәсендә озын һәм бәхетле тормыш телим!
Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич!
Барлык бөгелмәлеләр исеменнән Сезне туган көнегез белән котларга рөхсәт итегез!
Рух ныклыгы, шәхси батырлык, туган ягыбыз өчен армый-талмый көч кую – лидерның бу сыйфатлары Сезгә зур хөрмәт уята. Сезнең тырышлыгыгыз нәтиҗәсендә республикабыз бөтен Россиянең энҗе бөртеге һәм горурлыгы булып тора.
Исәнлек-саулык, балаларыгыз һәм оныкларыгыз янәшәсендә озын һәм бәхетле тормыш телим!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа