Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы мөселманнарны ураза тәмамлану көне һәм Ураза бәйрәме белән котлады

Хөрмәтле бөгелмәлеләр! Бөгелмә муниципаль районы мөселманнарын Рамазан уразасы тәмамлану һәм Ураза бәйрәме башлану белән котлыйм!

Бу бәйрәм төрле конфессия һәм милләт вәкилләренә аңлаешлы булган идеяләр белән тулы, чөнки ул игелеккә һәм мәхәббәткә нигезләнгән. Исламның югары кыйммәтләре безнең күпмилләтле халкыбызның рухиятен, үзара аңлашуын, бердәмлеген ныгытуга хезмәт итә. 
Кызганычка каршы, пандемия сәбәпле, мәчетләр әле дә ябык, аларда бәйрәм намазлары да үтмәячәк. Бу – вирусның тиз арада таралуына комачауларга тиешле мәҗбүри чара. Барлык мөселманнардан моңа аңлап карауларын сорыйм. 
Бу якты бәйрәмдә Сезгә нык сәламәтлек, иминлек һәм шатлык телим. Сезнең тормышыгызда өлкәннәргә хөрмәт һәм ихтирам, туганнарыгызга һәм сеңелләрегезгә карата мәхәббәт хисләре, хәзерге көндә хәлләре кыенрак булган кешеләргә ярдәм итү теләге һәрвакыт күңелләрегездә булсын. Ураза бәйрәме һәр гаиләгә җылылык, тынычлык һәм уңышлар алып килсен! 

Линар Рөстәм улы Закиров, 
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса