Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров Яңа ел белән котлады

Хөрмәтле Бөгелмә районында яшәүчеләр!

Якынлашып килүче Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре уңаеннан ихлас котлауларымны кабул итегез! 

Узып баручы 2020 ел якты вакыйгаларга да, киеренке хезмәткә дә бай булды. Ул яңа сынаулар, күп кыенлыклар да китерде, әмма бөгелмәлеләр аларны, бердәм булып, җиңеп килделәр. Тәҗрибә кыйммәт бәя бәрабәренә тупланды, шулай да безне күп нәрсәгә өйрәтте һәм ул алга таба хәрәкәт итәргә булышачак.  

Бу ел эчендә без көчлерәк, шәфкатьлерәк булырга өйрәндек, тагында ныграк берләшә төштек. Елның төп каһарманнары, һичшиксез, сәламәтлек саклау хезмәткәрләре һәм
волонтерлар. Һәрбер шәфкать туташына, һәр табибка һәм ирекле рәвештә ярдәм күрсәткән һәр кешегә – иң олы рәхмәтебез! Сезнең фидакарь хезмәттән, чыдамлыктан һәм ихтыяр көченнән башка бөгелмәлеләр кыенлыкларны җиңә алмас иде. 

Яңа 2021 ел җитә. Бөтен борчуларны, хафаларны артта калдырырга телибез. Өметләребез аклансын, бар планнарыбыз чынга ашсын иде дип хыялланабыз. Яңа елда бар күңелсезлекләр онытылсын, чирләр узсын һәм тормыш тагын да матур булып балкысын. Һәр гаиләдә тынычлык, мәхәббәт, үзара аңлашу хакимлек итсен! Үзегезне дә, үзегезгә кадерле кешеләрне дә саклагыз!  

Шәһәр һәм районда яшәүче һәркешегә иминлек, ныклы сәламәтлек, уңышлар телим. Яңа елда беркем дә, бернәрсә дә сезгә бәхетле булырга комачау итмәсен!  

Яңа ел төнендә, сәгать телләре төнге уникене сукканда, күзләрегез-не йомып, иң-иң ихлас теләгегезне теләргә онытмагыз. Ул, һичшиксез, чынга ашачак!

Яңа 2021 ел белән, дуслар!  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса