Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының яңа җитәкчесе билгеләнде

Ачык тавыш бирү нәтиҗәсендә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе итеп Артур Гершиков расланды.

Утырыш эшендә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров, депутатлар, предприятие һәм оешма җитәкчеләре катнашты.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елның 13 февралендә шәһәр һәм район депутатларының берләштерелгән сессиясендә Адел Галиуллин үз теләге белән үз вәкаләтләрен төшерде һәм Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын биләүгә конкурс игълан ителде. Шушы вакыт дәвамында кандидатларның гаризалары кабул ителде. Депутатлар каравына өч кандидатура тәкъдим ителде - Бөгелмә муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Артур Гершиков, башкарма комитетның административ-техник инспекция бүлеге баш белгече Руслан Ганиев һәм «Бөгелмә шәһәре» муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Конков. Барлык кандидатлар да депутатлар алдында шәһәр һәм районны үстерү буенча үз программалары белән чыгыш ясады.

Ачык тавыш бирү нәтиҗәсендә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе итеп Артур Гершиков расланды. Аны беренче булып муниципаль район башлыгы Линар Закиров котлады. Артур Гершиков, үз чиратында, депутатларга һәм утырышта катнашучыларга күрсәткән ышанычлары өчен рәхмәт белдерде, аны аклау өчен бөтен көчен, тәҗрибәсен һәм белемнәрен бирергә вәгъдә итте.

Мәгълүмат һәм фото - Бөгелмә муниципаль районы порталыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса