Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Бөгелмә муниипаль районы башлыгы сайлау участокларының Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирүгә әзерлеген тикшерде

Шәһәрдә һәм районда 78 участок – 48 һәм районда 30 участок эшләячәк.

25 июньнән башлап, бөгелмәлеләр үз участогында вакытыннан алда тавыш бирә алар. Эш көннәрендә – 25, 26, 29, 30 июньдә – сайлау участоклары – 14.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, ял көннәрендә – 27, 28 июньдә – сәгать 8.00дән 14.00 сәгатькә, ә 1 июльдә, гомумроссия тавыш бирү көнендә, сәгать 8.00дән 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Калган вакытта сайлау комиссияләре әгъзалары өйләрендә тавыш бирергә карар кылучылар янына барып эшләячәк. Беренче чиратта, бусәламәтлекләре буенча физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, 65 яшьтән өлкәнрәкләр. Тик, санап үтелгән категорияләрдән тыш, кем дә булса өйдә тавыш бирергә карар итсә, сайлау участогына шундый гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шул ук вакытта ни өчен өйдә тавыш бирергә теләве турында нигезле сәбәпләрне күрсәтү мәҗбүри түгел.

Тавыш бирү максималь куркынычсыз режимда үтсен өчен мөмкин булган барлык чаралар күрелде, алар арасында контактсызлык принцибын үтәү дә бар. Һәр сайлау участогына кергәндә температураны үлчиячәкләр, гражданнарга битлек һәм бер тапкыр кулланыла торган перчаткалар бирәчәкләр. Күзәтүчеләр, журналистлар һәм сайлау комиссияләре әгъзалары шулай ук битлек һәм перчаткаларда булачаклар. Бу юлы традицион концерт программалары һәм бәйрәм сәүдәсе булмаячак.

"Бу тавыш бирү – безнең ил өчен бик мөһим. Без барлык хокукый базаны формалаштыра торган төп законга төзәтмәләр кертәбез. Сайлау участогына килергәме, әллә килмәскәме? Минем җавап – әлбәттә, килергә. Мин, гражданин буларак, кабул ителгән карарлар өчен җавап тотам. Һәм мин туган илемдә балаларымның яхшы шартларда яшәвен телим. Төзәтмәләр кертелә торган Конституция ул безнең мәнфәгатьләрне алга таба яклау", дип нәтиҗә ясады Линар Закиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса