Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә мәктәпләрендә эвакуацияләү буенча өйрәнчек күнегүләр уза

3нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә янгын вакытында балаларны һәм хезмәткәрләрне эвакуацияләү буенча зур күнегүләр узды.

Өйрәнүләрдә янгын сүндерү техникасы һәм 64нче янгын сүндерү частенең шәхси составы, Бөгелмә муниципаль районы янгын сүндерү һәм коткару бүлеге хезмәткәрләре, 3нче урта мәктәп укучылары, укытучылары һәм хезмәткәрләре катнашты.

Тамашачылар балаларның әти-әниләре һәм үтеп баручылар булды. Өйрәнүләр барышында мәктәп бинасыннан махсус билгеләнгән мәйданчыкка эвакуация үткәрелде. 

Янгын сагы хезмәткәрләре тарафыннан шартлы рәвештә зыян күрүчене уку корпусының югары кат тәрәзәсе аша коткару үткәрелде.

Өйрәнүләр тәмамлангач, балаларга янгын сүндерү техникасы һәм махсус җиһазлар күрсәтелде.

Шартлы янгын сүндерелде.  Балалар үз куллары белән янгын сүндергечләрдән файдалана, янгын автоцистернасы кабинасы эченә эләгә алдылар.

64нче янгын сүндерү бүлеге җитәкчеләре Евгений Антонов һәм Максим Пестерев укучыларга яңа уку елында иминлек теләделәр.

Марат ӘСӘНОВ,

 Бөгелмә районы эчке эшләр бүлеге өлкән инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса