Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә мәктәпләре укучылары «Әдәби түбәтәй» дип исемләнгән әдәби баттлда катнаштылар

Чара Бөтендөнья шигърият көненә багышланган иде.

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, 11 март көнне Техника йортының кече залында «Әдәби түбәтәй» дип исемләнгән әдәби баттл узды.

Чара Бөтендөнья шигърият көненә багышланган иде. Анда 1нче урта мәктәп, 7нче гимназия һәм 9нчы урта мәктәп командалары катнашты.

Балаларга мелодекламация техникасы буенча шигырьләр укырга тәкъдим ителде (баттлны оештыручылар тәкъдим иткән музыкаль композицияләр астында). Командалар үзләре сайлап алган әсәрне тәкъдим итү стилен күрсәтергә тиеш иде.

Һәр укучының чыгышын компетентлы жюри бәяләде.

Барлык катнашучылар да жюри һәм тамашачыларның мәхәббәтен яулый алдылар, алар Дипломнар һәм Ольга Ивановна Стрелкова-Костюнинаның шигырь җыентыклары белән бүләкләнделәр.

7нче гимназия командасы лаеклы рәвештә җиңүгә иреште.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса