Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә мәктәпләре карантинга ябылмый

Татарстанда көчле ОРВИ һәм грипп вирусы йөри. Бөгелмәгә әлегә бар да гадәти режимда, ди табиблар. Чаллыда узган атнада гына да кискен тын юллары авыруы һәм гриппның 2988 очрагы теркәлгән.

Авыручыларның 85 %ы - балалар. Әлеге статистик мәгълүматларга һәм килеп туган хәлгә бәйле рәвештә, бүген - 26 гыйнвардан Чаллыда грипп һәм тын юлы йогышлы авыруларыннан саклану максатыннан карантин игълан ителгән. Шулай итеп мәктәп, балалар бакчасы, хастаханә ише социаль объектларга керүгә карата карантин вакытындагы кырыс таләпләр кулланылачак, җәмәгать транспортында медицина битлеге киеп йөрү киңәш ителәчәк. Дөрес, табиблар әлегә шәһәрдә грипп эпидемиясе башланмады, дип ышандыра.
Белгечләр исә гриппның калкуы февраль башына туры киләчәк ди. Чөнки ай башында һава температурасы тагын төшәчәк. 1-2 февральдә + 3 градуска кадәр җылыта. Ә бу исә вирус таралу өчен иң кулай температура.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса