Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә мөхтәсибәтенең мөслимәләре «Гыйлем нуры " викторинасында катнаштылар

Бөгелмә командасы викторинаның икенче турына ышанычлы үтте.

Бөгелмә мөхтәсибәте командасы ел саен үткәрелә торган «Гыйлем нуры» интеллектуаль викторинасында катнашты.
Чара Лениногорск шәһәренең "Ихлас" мәчетендә узды.
Ярышларда Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Ютазы, Мөслим, Чирмешән, Лениногорск, Балтач, Кукмара районнары һәм Казан, Яр Чаллы шәһәрләреннән командалар катнашты.
Чараның мәртәбәле кунаклары арасында ТР Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, ТР көньяк-көнчыгыш казые Марат хәзрәт Мәрданшин, район имам-мөхтәсибләре һәм имамнары, шулай ук мәчетләргә йөрүчеләр бар иде.
Бөгелмә командасы викторинаның икенче турына ышанычлы узды, әмма финалда викторинада җиңүчегә, Лениногорск командасына оттырды.
Барлык катнашучылар да призлар һәм грамоталар алдылар. Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Чара бәйрәм ашы белән тәмамланды.
Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы мөхтәсибәте Бөгелмә командасы: Степанищева Лилия, Фәрхетдинова Лилия, Хафизова Лилия, Хафизова Айгөл республика бәйгесендә актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса