Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Бөгелмә мөхтәсибәтенең «Гыйлем нуры» командасы республика интеллектуаль викторинасының финалисты булды

Бөгелмә командасы викторинаның икенче турына ышанычлы узды, әмма финалда викторинаның җиңүчесенә - Сарман районы командасына оттырды.

Бөгелмә мөхтәсибәте командасы ел саен үткәрелә торган «Гыйлем нуры» интеллектуаль викторинасының финалисты булды. Чара Лениногорск шәһәренең «Ихлас» мәчетендә узды.

Бөгелмә командасы викторинаның икенче турына ышанычлы узды, әмма финалда викторинаның җиңүчесенә - Сарман районы командасына оттырды.

Барлык катнашучылар да призлар һәм грамоталар алдылар. Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Чара бәйрәм ашы белән тәмамланды.

Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы мөхтәсибәте Бөгелмә командасында катнашучылар: Лилия Степанищева, Лилия Фәрхетдинова, Гөлзимә Хәбибуллина, Эльмира Батыршинага республика бәйгесендә актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса