Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә мөхтәсибәте "Татарча диктант" белем бирү акциясенә йомгак ясады

Рамил хәзрәт Хөснетдинов, конкурста катнашучыларга рәхмәт белдереп, җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырды.

Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы мөхтәсибәтендә «Татарча диктант» бөтендөнья белем бирү акциясенә йомгак ясалды. Бәйге призерларын бүләкләү тантанасы Бөгелмә шәһәренең үзәк мәчетендә узды. Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы имам-мөхтәсибе, ТР көньяк-көнчыгыш казые Рамил хәзрәт Хөснетдинов, конкурста катнашучыларга рәхмәт белдереп, җиңүчеләргә дипломнар һәм  бүләкләр тапшырды.

«Татарча диктант»та катнашучыларның эшләре татар теленең квалификацияле укытучылары тарафыннан бәяләнде. Исегезгә төшерәбез, «Татарча диктант» 26 сентябрь көнне Бөгелмә шәһәренең үзәк мәчетендә "Татар халкының милли үзенчәлеген саклау" Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында узды.

Билгеле булганча, быел акциядә катнашучылар диктантны  Ибраһим Газиның «Сыерчыклар» әсәре буенча язды. Акциядә татар телен ни дәрәҗәдә белүенә карамастан, барлык теләүчеләр катнаша алды. Алар барысы да татар телендә диктантны яхшы яздылар.

Акция тәмамлангач, призлы урыннар түбәндәгечә бүленде:

1нче урынГадыева Мәрьям;

2нче урын Рәүпов Баязит;

3нче урынРәхмәтуллина Зинфира.

Шунысы куанычлы, Бөгелмәдә өч ел инде ТР Диния нәзарәтенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы мөхтәсибәте тарафыннан оештырылган татар телен өйрәнү курслары эшли. Быел бушлай курслар шәһәрнең ике мәчетендә уза: дүшәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә – Үзәк мәчеттә, сишәмбе һәм җомга көннәрендә – "Ирхәм" мәчетендә. Татар теле дәресләренә, яше һәм милләтенә карамастан, барлык теләүчеләр дә йөри ала. Дәресләр 18.00 сәгатьтә башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса