Бөгелмә мөхтәсибәте “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” акциясен игълан итте
Изгелек эшләргә ашык!
Бөгелмәдә аз тәэмин ителгән, ишле гаиләләрдә яшәүче, әти-әнисе инвалид, яисә үзләренең физик мөмкинлекләре чикле булган балаларга адреслы социаль ярдәм күрсәтү буенча “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” дигән республикакүләм акция старт алды.
Акция кысаларында мәктәп кирәк-яраклары: дәфтәрләр, хезмәт һәм рәсем дәресләре өчен кирәк әсбаплар, мәктәп һәм спорт формалары алу өчен акча җыю күздә тотыла. Теләгән кешеләр мохтаҗ балалар өчен мәктәп кирәк-яракларын Бөгелмәбездәге теләсә кайсы мәчеткә китереп тапшыра алалар. Элемтә һәм белешмәләр өчен Үзәк мәчетнең адресы һәм телефоннары: Бөгелмә шәһәре, Кызыл Бистә урамы, 68; 8-919-627-59-66; 4-16-98.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia