Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Бөгелмә мөхтәсибәте өлкәннәр өчен хәйрия акциясе үткәрде.

Мөхтәсибәт волонтерлары пенсионерларга беренче чиратта кирәк була торган әйберләр тараттылар.

Бу эш Бөгелмә шәһәренең үзәк мәчетендә башкарылды, кайбер җыелмаларны өйләренә илтеп бирделәр.

Бөгелмә районы имам-мөхтәсибе, Татарстанның көньяк-көнчыгыш казые Рамил хәзрәт Хөснетдинов билгеләп үткәнчә: Безнең дин тынычлык һәм дуслыкны таратуга, бердәм  һәм кешеләргә карата  мәрхәмәтле булырга чакыра. Моңа ярдәм итә торган чараларның берсе – сәдака бирү. Аллаһ илчесенең бер  хәдисендә: “Авыруларны сәдака ярдәмендә дәвалагыз”, – диелә. Шуңа күрә дә сәдаканың Аллаһка гыйбадәт кылуның бер төре һәм аның бу дөньяда да, ахирәттә дә зур файда китерә икәнен истә тоту кирәк.

Бөгелмә мөхтәсибәте күрсәткән хәйрия ярдәме өчен “Тынычлык фәрештәләре” ТР төбәк иҗтимагый оешмасына рәхмәт белдерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса