Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә мөхтәсибәте командасы мөселманнар арасында мини-футбол буенча республика турнирында җиңү яулады

Ярышлар Әлмәттә "Алнас" стадионында узды.

Бөгелмә мөхтәсибәте командасы Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге мәчет кубогына мөселман арасында мини-футбол буенча республика турнирында җиңү яулады.
Сафар айның 4 нче көнендә (11 сентябрь) Әлмәт мөхтәсибәтендә мөселманнар арасында Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге мәчет Кубогына мини-футбол буенча республика турниры булып узды. Чара Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган иде. Ярышлар Әлмәттә "Алнас" стадионында узды.

Республика турнирында барлыгы 16 команда катнашты. Катнашучылар Әлмәт, Теләче, Бөгелмә, Лениногорск, Зәй, Түбән Кама, Арча, Саба, Ютазы, Чирмешән, Спас, Баулы, Әгерҗе районнарыннан, Яр Чаллы шәһәреннән, Кама Аланы һәм Чуваш Республикасының Шыгырдан авылыннан килделәр.

Турнир мини-футбол уенының гамәлдәге кагыйдәләре нигезендә үткәрелде. 16 команда 2 төркемгә бүленгән иде.

Бүләкләү тантанасында Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов катнашты.

Дүрт команда плей-оффка чыкты. Беренче урынны – Бөгелмә шәһәре командасы, икенче урынны – Кама Аланы командасы, өченче урынны – Әлмәт шәһәре командасы, дүртенче урынны-Саба районы командасы алды.
Җиңүчеләр һәм призерлар кыйммәтле призлар, кубоклар һәм медальләр белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса