Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә мөхтәсибәте имамнары ТР мөселманнары Диния нәзарәте съездында катнашты

Съездның көн тәртибендәге төп мәсьәләләр-Татарстан мөфтие һәм Татарстанның баш казые, шулай ук Татарстан мөфтиенең беренче урынбасарын сайлау иде.

"Казан Экспо" халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең чираттагы VIII съезды узды. Съезд эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, татар телен саклау һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссия рәисе Марат Әхмәтов катнашты.

Съездның көн тәртибендәге төп мәсьәләләр-Татарстан мөфтие һәм Татарстанның баш казые, шулай ук Татарстан мөфтиенең беренче урынбасарын сайлау иде. ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөфти эшчәнлеге нәтиҗәләре турында доклад белән чыгыш ясады.
ТР Диния нәзарәтенең VIII съезды делегатларын ачык тавыш бирү юлы белән Камил хәзрәт Сәмигуллин янә Татарстан мөфтие итеп сайланды. ТР мөфтиенең беренче урынбасары вазыйфасына Кол Шәриф мәчете имам-хатыйбы, мөфтинең рәсми органнар белән хезмәттәшлек буенча урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов сайланды. Татарстанның баш казые итеп янә Җәлил хәзрәт Фазлыев сайланды.
Съезд "Казан Эспо"ХКҮ мәйданчыкларында күмәк намаз белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса