Бөгелмә мөхтәсибәте имамнары Татарстан колонияләрендә эш алып баручы имамнарның эш төркеме утырышында катнаштылар
Чара барышында спикерлар узган ел нәтиҗәләре, агымдагы елга планнар турында фикер алыштылар, иректән мәхрүм итү урыннарында рухи туендыруның төп өстенлекләрен билгеләделәр.
Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов һәм Карабаш бистәсенең «Җәмигъ» мәчете имам-хатыйбы Дамир хәзрәт Акбиров «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды базасында үткән чираттагы утырышта катнаштылар.
Чарада ТР мөфтие киңәшчесе Илдар хәзрәт Баязитов, ТР МДН аппараты җитәкчесе Ирек Мансур улы Арсланов, ТР Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчеләре, Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе бүлекләре башлыклары, шулай ук республиканың төрле төбәкләреннән имамнар катнашты.
Чара барышында спикерлар узган ел нәтиҗәләре, агымдагы елга планнар турында фикер алыштылар, иректән мәхрүм итү урыннарында рухи туендыруның төп өстенлекләрен билгеләделәр.
Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе вәкилләре руханиларга хезмәтләре, шулай ук эпидемиологик чикләүләр белән бәйле аңлату эшләре өчен рәхмәт белдерделәр.
Ахырда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния Нәзарәте аппараты җитәкчесе Ирек Мансур улы Арсланов имамнарга Татарстан Республикасы мөселманнары Диния Нәзарәте исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм бу өлкәдә аларның миссиясенең мөһимлеген ассызыклады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа