Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә мөхтәсибәте имамнары шәһәрдәге 3нче тикшерү изоляторында очрашуда булдылар

Имамнар учреждение камерасында тоткыннар белән очрашып, сөйләштеләр.

Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов төзәтү учреждениесе китапханәсенә татар телендә басылып чыккан “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” китабын бирде. Изоляторга шулай ук Бөгелмә мөхтәсибәте тарафыннан бастырылган, 2021 елда мөселманнарның бәйрәм һәм истәлекле көннәре аерып күрсәтелгән стена календарьлары, хөкем ителүчеләр арасыннан теләүчеләргә намаз укырга өйрәнү өчен махсус намазлыклар һәм ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның “Ислам в 75 уроках” дигән китабы да тапшырылды.

Аннары имамнар изоляторның намаз уку бүлмәсен карадылар. Әлеге бүлмә хөкем ителгән мөселманнарга үз дине йолаларын үтәп яшәргә мөмкинлек бирә.

Ана һәм бала бүлмәсендә булып, хәзрәтләр анда балалар яшәве, үсүе өчен тудырылган шартлар белән таныштылар. Яңа туган сабыйга исем кушу йоласын башкардылар.

Ахырдан имамнар учреждение камерасында тоткыннар белән очрашып, сөйләштеләр.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X