Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә миллионеры

Терлекчелек тармагының үсеш алуы, әлеге дә баягы, дәүләт максатчан программаларына бәйле. Соңгы елларда Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Бөгелмә районында "Эш башлап җибәргән фермерларга - ярдәм", "Гаилә фермаларына - ярдәм", "40х60 программасы нигезендә техника алу", "Фермерларга - лизинг-грант", "Авыл туризмын үстерү" һ.б программалар старт алды. 9 бөгелмәле грантларга ия булды. Араларында...

"29 - 30 июльдә Казанда "Татарстан Республикасында 2015 - 2017 елларга үз эшен башлап җибәрүче фермерларга ярдәм" программасы нигезендә уздырылган грантлар оту проектлары бәйгесе комиссиясенең утырышы булып узды. Быел грантларның гомуми суммасы 48 миллион сумнан артып киткән. Аларның 33 миллион сумы федераль бюджеттан бүлеп бирелә. Алдан уйлап куюым буенча, мин дә әлеге проектта катнашырга булдым. Һәм уңышлы килеп чыкты. Бәйгедә катнашкан 54 крестьян хуҗалыгы арасында республиканың 21 район хуҗалыгы грантка лаек булды, мин дә - шулар рәтендә. Шатлыгым эчемә сыймый. Хәзер ферма бинасы, сыерлар сатып алырга мөмкинлегем бар. Кичә Казаннан 1,5 миллион сумга сертификат алып кайттым", - ди ул, шатлыгы белән бүлешеп.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса