Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә мэры Яңа ел чараларын үткәрү өчен ачык мәйданчыклар әзерләргә кушты

Пандемия шартларында ачык мәйданчыклар, ябык биналарга караганда, кешеләр өчен куркынычсызрак.

«Эшлекле дүшәмбе» барышында Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров мәдәни һәм спорт чараларын ачык һавада уздыру мөмкинлекләрен карарга кушты.

Шимбә көнне республика Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, коронавирус инфекциясе пандемиясе шартларында ачык мәйданчыклар, ябык биналарга караганда, кешеләр өчен куркынычсызрак. Шуңа күрә бәйрәм алдыннан аларның эшен активлаштырырга кирәк.

«Яңа ел ялларында шәһәр халкына ачык һавада ял итү өчен барлык кирәкле шартларны булдырырга кирәк. Бу ябык биналарда җыелудан күпкә яхшырак булачак», – дип билгеләп үтте Линар Закиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса