Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә мэры «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында, күп балалы гаиләләргә акчалата сертификатлар тапшырды

Татарстан Республикасында Белем көне алдыннан, ел саен «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе тарафыннан «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия чарасы гамәлгә ашырыла.

Бөгелмәдә хәйрия чарасы традицион бәйрәмгә әверелде. Бүген дә, яңа уку елы алдыннан, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров балалары тиздән беренче сыйныфка баручы 5 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче күп балалы гаиләләрне очрашуга чакырды. Ул күп балалы Деревяшкиннар, Петрухиннар, Галимовлар, Хәйретдиновлар, Максимовлар, Нуриевлар, Валиевлар, Матвеевлар, Вәлиәхмәтовлар, Королевлар, Әхмәтовлар, Семенычевлар, Вәлиуллиннар һәм Зариповлар гаиләләренә мәктәп рюкзаклары һәм акчалата сертификатлар тапшырды.

«1 сентябрь - үзенчәлекле көн, бигрәк тә беренче сыйныф укучылары өчен. Бәйрәм кәефен күтәрү бик мөһим. Без һәрвакыт янәшәдә һәм кулдан килгәнчә ярдәм итәргә әзер», - дип билгеләп үтте район башлыгы Линар Закиров.

Бөгелмә муниципаль районында 2021-2022 уку елында мәктәпкә 1351 беренче сыйныф укучысы барачак. Быел мәктәп бусагасын 12200 бала атлап керәчәк.

Линар Закиров укучыларны якынлашып килүче яңа уку елы белән котлады, яхшы укуларын, үз мәктәбләрен һәм укытучыларны яратуларын теләде:

"Уку елы сезнең һәрберегез өчен игелекле һәм уңышлы булсын. Хәерле юлга!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса