Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә мэры Линар Закиров киңәшмәдә кадрлар үзгәрешләре турында мәгълүмат җиткерде

Бүген “Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров соңгы вакытта Бөгелмә мэриясендә булган кадрлар үзгәреше турында сөйләде.

Шулай итеп, социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары итеп Ольга Плеханова билгеләнде. Ольга Анатольевна озак еллар безнең шәһәрнең социаль өлкәсендә эшләде. 2015 елдан - "Бәләкәч" 26 нчы балалар бакчасы мөдире булган.

Агымдагы елның 3 декабреннән административ-техник инспекция бүлеген Диләрә Эркенова җитәкли. Бу бүлектә Диләрә Гөлузовна әйдәп баручы белгеч сыйфатында 2016 елдан бирле эшли.

Спас авыл җирлеге башлыгы итеп Алексей Сергеевич Мухалев билгеләнде. Алексей Сергеевич 2012 елдан "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлегендә эшли. Спас җирлеге депутаты булып тора.

Яңа җитәкчеләргә һөнәри уңышлар, оптимизм һәм үз-үзләренә ышаныч теләделәр.

Мәгълүмат һәм фото - Бөгелмә муниципаль районы порталыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса