Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Бөгелмә мэры һәлак булган Данил Казаковның әти-әнисенә Батырлык ордены тапшырды

Митинг барышында разведчик-снайпер Данил Илдар улы Казаковны искә алдылар.

Бөек Ватан Сугышы Герое Газинур Гафиатулла улы Гафиятуллин стеласы янында Газинур Гафиятуллин һәм рядовой Данил Казаков истәлегенә багышланган митинг булды.

9 Май – Бөек Җиңү көне алдыннан, монумент янында Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча идарәсе хезмәткәрләре, хакимият, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, шәһәр мәктәпләре укучылары җыелды.

Митинг барышында разведчик-снайпер Данил Илдар улы Казаковны искә алдылар. Ул 24 мартта артиллерия снаряды эләгеп, хәрби машина шартлап, Россия Федерациясе мәнфәгатьләрен яклап, Хәрби бурычын үтәгәндә һәлак була.

Россия Федерациясе Президентының 2022 елның 28 мартындагы Указы белән рядовой Данил Казаков үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнә.

Әти-әниләренә бүләкне Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров тапшырды. 

"Данил кыю, шат күңелле һәм ачык егет иде.  Ышанычлы иптәш. Әти-әниләренә мондый ул үстергән өчен баш иябез!",- диде Линар Закиров.

Советлар Союзы Герое Газинур Гафиатулла улы Гафиятуллин һәм рядовой Данил Илдар улы Казаковны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса