Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә мэриясендә теләкләр язылган чыршы урнаштырдылар

Теләкләрне дәүләт хезмәткәрләре тормышка ашырачак.

Кичә эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә, очрашуда катнашучыларга, яшь бөгелмәлеләрнең теләкләрен үтәргә тәкъдим иттеләр: утырышлар залында аларның хыяллары язылган уенчыклар эленгән чыршы урнаштырдылар.

Дәүләт хезмәткәрләре «ДоброДом» волонтерлык хәрәкәтенең «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясендә икенче ел рәттән катнаша. Акциянең төп максаты – халыкның социаль яктан якланмаган катламнарының - авыр тормыш хәлендә булган, инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләрнең, күп балалы гаиләләрнең теләкләрен үтәү.

Бөгелмә мэриясе, учреждение һәм ведомство хезмәткәрләре балалар хыяллары язылган открыткаларны алдылар. Яңа 2021 ел алдыннан игелекле тылсымчылар адресатларга бүләкләр тапшырачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса