Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә мэриясендә Линар Закиров кадрлар үзгәрешләрен атады

Район Советы структурасында һәм ведомство карамагындагы учреждениеләрдә үзгәрешләр булды.

Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров район Советы структурасында да, ведомство карамагындагы учреждениеләрдә дә булган кадрлар үзгәрешләрен әйтеп үтте.

Бөгелмә муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе итеп 25 марттан Ләйсән Винир кызы Минникаева билгеләнде. Ләйсән Винир кызы соңгы елны Аппарат җитәкчесе вазыйфаларын башкарды. Ул Бөгелмә хакимияте структурасында 2006 елдан бирле эшли.

Бөгелмә муниципаль районы Советының оештыру-кадрлар эше бүлеге башлыгы итеп Ольга Анатольевна Гафиятуллина билгеләнде. 2000 елдан Ольга Анатольевна хакимияттә эшли.

«1 нче спорт мәктәбе» муниципаль бюджет учреждениесе директоры итеп бөгелмәле, спорт акробатикасы буенча гамәлдәге тренер, физик культура һәм спорт отличнигы Татьяна Фәндәс кызы Вәлиева билгеләнде.

«Татар мәдәнияты үзәге» муниципаль бюджет учреждениесе директоры итеп татар теле укытучысы, күп еллык стажы булган профессиональ журналист Алсу Мөхәммәтхәди кызы Гарипова билгеләнде.

«Яңа җитәкчеләр үзләренең профессиональ сыйфатларын тулысынча күрсәтерләр дип өметләнәм. Уңышлар, энергия һәм яңа казанышлар телим!",- диде Линар Закиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса