Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бөгелмә мэриясендә "Баланы юл йөрү кагыйдәләренә өйрәт" муниципаль конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр

Бөгелмә муниципаль районының юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе эше кысаларында, җәйге чорда беренче муниципаль конкурс игълан ителде: "Баланы юл йөрү кагыйдәләренә өйрәт".

Бөгелмә муниципаль районының Юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе рәисе Артур Гершиков һәм "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУ территориаль бүлеге начальнигы Татьяна Баянова җиңүчеләрне дипломнар һәм бүләкләр белән бүләкләделәр.

Өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балалар төркемендә өченче урын өчен Диплом белән Карабаш 1 нче номерлы «Миләшкәй» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Михаил Князькин һәм Дарья Стоянова бүләкләнде. Педагог-кураторлар: Сәлимгәрәева Гүзәл Фәрит кызы, Иванова Марина Николаевна.

Өч яшьтән җиде яшькә кадәрге төркемдә икенче урын өчен диплом белән 12нче «Буратино» балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр бүләкләнде, педагог-кураторлар: Афанасьева Наталья Викторовна, Игнатьева Ирина Васильевна.

Өч яшьтән җиде яшькә кадәрге төркемдә беренче урын өчен Диплом белән 16-нчы номерлы «Тополек» балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр бүләкләнделәр, педагог-куратор: Исламова Елена Дахиян кызы, Полыга Светлана Сергеевна, Топорова Татьяна Григорьевна.

Өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балалар төркемендә беренче урын өчен Диплом белән 12нче «Буратино» балалар бакчасының икенче кечкенәләр төркемендә тәрбияләнүче Елизавета Платонова бүләкләнде.

Җиде яшьтән алып унике яшькә кадәрге балалар төркемендә икенче урын өчен Диплом белән Балалар техник иҗаты үзәге тәрбияләнүчесе Никита Леонов бүләкләнде. Педагог-куратор: Леонова Елена Викторовна.

Җиде яшьтән алып, унике яшькә кадәрге төркемдә беренче урын өчен аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү буенча 6 нчы мәктәп укучысы Анна Быстрова Диплом белән бүләкләнде. Педагог-куратор: Мостафина Рәсимә Галимҗан кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса