Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә мэриясендә 14 мәсьәлә каралды

Бөгелмәдә дүртенче чакырылыш шәһәр һәм район депутатларының берләштерелгән сессиясе булды.

Муниципалитет бинасында Бөгелмә муниципаль районы Советы һәм Бөгелмә шәһәр Советының берләштерелгән сессиясе узды. Көн тәртибендә 14 мәсьәлә каралды.

Көн тәртибендәге дүрт мәсьәлә буенча Бөгелмә муниципаль районы Финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Рәмзия Мөкимова чыгыш ясады. Үз чыгышында ул шәһәр һәм район буенча салым һәм салым булмаган керемнәр керү планының 97% - ка үтәлүен билгеләп үтте. Шәһәр һәм район бюджетының төп керем чыганагы булып физик затлар кеременә салым тора. Бөгелмә муниципаль районы бюджетының 2020 елга үтәлеше турындагы хисап керемнәр буенча 2112,3 млн.сум, чыгымнар буенча 2114,2 млн. сум күләмендә расланган. Бөгелмә шәһәре муниципаль берәмлегенең 2020 елга бюджеты үтәлеше турындагы хисап керемнәр буенча 294,6 млн. сум, чыгымнар буенча 298,5 млн. сум, керемнәр буенча чыгымнарны 3,9 млн. сум күләмендә арттырып расланды.

Бөгелмә шәһәре муниципаль берәмлегендә муниципаль хезмәт турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү кирәклеге турындагы мәгълүмат белән, аны законнар белән туры китерү максатыннан, Бөгелмә шәһәре мэры урынбасары Ирина Белова чыгыш ясады. Шундый ук үзгәрешләр һәм өстәмәләр Татарстан Республикасының «Бөгелмә муниципаль районы» муниципаль берәмлегендә муниципаль хезмәт турындагы нигезләмәгә кертелгән иде.

Ул «Россия Федерациясе бюджет системасы бюджетларына салымнар, җыемнар һәм башка түләүләр буенча бурычлар булмаганда» формулировкасы белән тулыландырылган, ә 294 пункт - коррупциячел факторларны бетерү максатларында яңа редакциядә бәян ителгән.

Норматив хокукый актларны законнарга туры китерү максатыннан яңа редакциядә «Бөгелмә муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты турында Нигезләмә кабул ителде, анда Башкарма комитетның төп бурычлары, функцияләре, вәкаләтләре, Башкарма комитет җитәкчесен сайлау тәртибе һәм вәкаләтләре билгеләнде. Шундый ук Нигезләмә Бөгелмә шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты турында яңа редакциядә кабул ителде.

Бөгелмә шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Конков депутатлар каравына Бөгелмә шәһәре муниципаль берәмлеге территориясендә, Россия Федерациясе дәүләт урман фонды җирләренә һәм физик һәм юридик затларның шәхси милкендәге җирләргә кермәгән, Бөгелмә шәһәре муниципаль берәмлеге территориясендә яшел үсентеләрне үз белдеге белән кисү тыела, дип билгеләп үтте. Агач һәм куакларны кисү Бөгелмә шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты аша вәкаләтле орган тарафыннан бирелгән рөхсәт нигезендә башкарыла.

Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының торакны исәпкә алу һәм бүлү бүлеге башлыгы Илфар Кәримов халык ышанычлылары каравына 2021 елга социаль ипотека программасы буенча кичектергесез ярдәмгә мохтаҗ гражданнар исемлеген тәкъдим итте.

Шәһәр Советы депутатлары Әскәр Сафинның 19 нчы номерлы «Яшьләр» сайлау округы буенча депутат вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында Карар кабул иттеләр. 13 апрельдә ул муниципаль хезмәткә кабул ителде һәм Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының спорт һәм туризм эшләре секторы мөдире итеп билгеләнде. Гамәлдәге закон нигезендә муниципаль хезмәткә билгеләнгән зат депутат вәкаләтләрен гамәлгә ашыра алмый.

Сессия ахырында депутатлар Татарстан Республикасында 2020 елда һәм Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы территориясендә кеше һәм граждан хокукларының һәм ирекләренең үтәлеше турында мәгълүмат тыңладылар, аны Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Бөгелмә муниципаль районындагы җәмәгать ярдәмчесе Наталья Казанова тәкъдим итте, шулай ук Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Бөгелмә муниципаль районындагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илдар Исмәгыйлевның «Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерү турында»гы мәгълүматы тыңланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса