Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә медиклары: Яңа елны “COVID-19” һәм безнең белән каршы алмагыз

Пандемия сәбәпле, Бөгелмә халкына коронавирус йогышын профилактикалау кагыйдәләрен үтәргә киңәш ителә.

Коронавирус йогышы таралу шартларында, Бөгелмә медиклары шәһәр һәм район халкын үз сәламәтлекләрен сакларга һәм Яңа ел бәйрәмнәрен гаилә әйләнәсендә үткәрергә өндиләр.

Үтәргә кирәкле профилактика чараларын исегезгә төшерәбез:

1. Үз-үзеңне изоляцияләү режимын саклагыз: кеше күп урыннарда мөмкин кадәр сирәгрәк булыгыз. Андый җирләрдә куркынычсыз дистанцияне саклагыз күршегә кадәр ара 1 метрдан да ким булмасын, ә иң яхшысы 1,5–2 метр.

2. 65+ яшьтәгеләргә, шулай ук хроник авырулы кешеләргә вакытлыча өйдән чыкмаска киңәш ителә. Азык-төлек, дарулар сатып алырга кирәк булганда, туганнарыгыз, күршеләрегез, волонтерлар ярдәменнән файдаланыгыз.

3. Салкын тию һәм ОРВИ (ютәл, төчкерү) билгеләре булган кешеләр белән аралашудан сакланыгыз.

4. Кулларны сабын белән ешрак юыгыз. Моны, кимендә, 20 секунд эшләгез. Әгәр су һәм сабын юк икән, антисептиклар кулланыгыз.

5. Биткә һәм күзләргә бары юылган куллар яки бер тапкыр кулланыла торган салфетка белән генә кагылыгыз.

6. Җәмәгать урыннарында куллар белән тоткаларга, култыксаларга, лифт төймәләренә һәм башка предметларга һәм өслекләргә кагылмаска тырышыгыз.

7. Кул биреп күрешүләрдән, үбешү һәм кочаклашулардан баш тартыгыз.

8. Мөмкин булганча, кеше күп урыннарда һәм транспортта бер тапкыр кулланыла торган медицина битлеген киегез – бу сезгә ихтыярсыздан йөзегезгә юылмаган куллар белән кагылырга ирек бирмәячәк.

9. Бүлмәгезне даими рәвештә җилләтеп торыгыз.

10. Дымлы җыештыру эшләрен ешрак башкарыгыз.

11. Сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз: туйганчы йоклагыз, баланслы тукланыгыз һәм физик күнегүләр белән даими шөгыльләнегез.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса