Бөгелмә медиклары атна эчендә балаларны коткарырга йөз тапкырдан артык чыктылар
РҮХ мәгълүматлары 1 ноябрьдән 7 ноябрьгә кадәр.
Узган атна эчендә, 1 ноябрьдән башлап 7нә кадәр, Бөгелмә ашыгыч медицина ярдәме станциясенең ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары кешеләрне коткарырга 756 тапкыр, шул санда балаларга-105 тапкыр чыктылар.
Ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен медиклар 317 тапкыр чыктылар, шул санда авыруларны ташу белән. Шуларның 35е-бәхетсезлек очраклары аркасында, шул исәптән 5се - балалар катнашында.
2 юл-транспорт һәлакәтендә 6 кеше зыян күрде. Шуларның 5се Бөгелмә РҮХнең кабул итү бүлмәсенә китерелде һәм хастаханәгә урнаштырылды.
Җәмәгать урыннарына ашыгыч медицина ярдәме бригадасы 21 тапкыр чыктылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа