Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Бөгелмә машина төзелеше техникумында “WorldSkills Russia-2020”нең сайлап алу ярышлары узачак

Безнең шәһәрдә сигезенче “Яшь профессионаллар” милли чемпионатының финалы иртәгә, 4 августка планлаштырылган.

Яшь профессионаллар WorldSkills Russia-2020 VIII милли чемпионаты финалында катнашу өчен Бөгелмә машина төзелеше техникумында сайлап алу ярышлары узачак. Очрашу иртәгә, 4 августка планлаштырылган.

Ярышлар дистанцион-күзгә-күз форматта узачак.

Төбәк чемпионаты 2019 елның 13 ноябрендә старт алды һәм 2020 елның февралендә тәмамланды. Анда 2 300дән артык конкурсант һәм эксперт катнашты.

Конкурсантлар үз компетенцияләре буенча махсуслаштырылган үзәктә, шулай ук махсус җиһазландырылган, камералар урнаштырылган мәйданчыкта ярышалар. Күзәтү җиһазлары бөтен бүлмәне күрергә мөмкин булырлык итеп урнаштырылган –  бу конкурсантларга хәрәмләшүләрне һәм башка төрле ярдәм күрсәтү мөмкинлекләрен булдырмас өчен эшләнгән.

Камералар ярыш көннәрендә тәүлегенә 24 сәгать эшли, тәүлек әйләнәсенә яздырып бара.

Узган еллардан аермалы буларак, ярышларны тулы күләмдә бары тик ярышлар белән идарә итү үзәкләрендә булган экспертлар гына күзәтә алачак. Экспертлар һәм конкурсантлар арасында аралашу Cisco Webex конференц-элемтә платформасы ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

Тамашачылар өчен ярышларның аерым төрләре генә күрсәтеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2Vtzqv5Yrk6

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2Vtzqv5Yrk6