Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Бөгелмә кызы булдыра

Газетабызда инде хәбәр иткәнчә, 8 – 12 август көннәрендә Көньяк-Сахалинск шәһәрендә “Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)” – 2018” VI милли чемпионатының финалы үтте.

Финалда 700дән артык конкурсант катнашты, алар рәтендә 152 укучы бар иде. Катнашучылар эшенә 700 эксперт бәя бирде.

Татарстан җыелма командасы составында Бөгелмә вәкилләре – эксперт Надежда Петрова һәм шәһәр төзелеш-техника көллиятенең 2нче курс студенты, конкурсант Алинә Мөэминова чыгыш ясадылар. Алар үзләрен “Буяу-малярлык һәм декоратив эшләр” номинациясендә күрсәтте.

Медаль зачетында 228 балл белән Татарстан Республикасы командасы икенче урынга ия булды. Милли чемпионат җиңүчеләре һәм бүләкләнүчеләр илне халыкара беренчелекләрдә күрсәтү өчен киңәйтелгән WorldSkills Russia милли җыелмасы составына керәчәк. Якындагысы – Будапештта үтәчәк Европа чемпионаты һәм Казанда узачак Дөнья чемпионаты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса