Бөгелмә яңалыклары

"Бөгелмә авазы" газетасы - Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Бөгелмә кызлары көрәштә дә сынатмый

25 март көнне Уфа шәһәрендә 2004-2005нче елгы кызлар арасында көрәш буенча Бөтенроссия ачык турниры үтте. Ул 22нче муниципаль бюджет учреждениесе өлкән тренеры, Башкортстан республикасы мәгарифе отличнигы Әдәм Шермонов һәм Россиянең атказанган тренеры Лина Шерманова истәлегенә багышланды. Әлеге турнирда россиянең 7 регионыннан килгән командалар катнашты. Көрәш нәтиҗәләре буенча, бөгелмәле София Шаламова...

25 март көнне Уфа шәһәрендә 2004-2005нче елгы кызлар арасында көрәш буенча Бөтенроссия ачык турниры үтте.

Ул 22нче муниципаль бюджет учреждениесе өлкән тренеры, Башкортстан республикасы мәгарифе отличнигы Әдәм Шермонов һәм Россиянең атказанган тренеры Лина Шерманова истәлегенә багышланды. Әлеге турнирда россиянең 7 регионыннан килгән командалар катнашты.

Көрәш нәтиҗәләре буенча, бөгелмәле София Шаламова Казахстаннан килгән көндәшен җиңеп, 63 килограмм гәүдә авырлыгы категориясендә җиңү яулады.

Ирина Бәйрәмбаева һәм Мария Запольских бронза медаль белән бүләкләнде.

Кызларны Илдар Фәттахов тәрбияли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса