Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә космонавты үзизоляцияне космоска очу белән чагыштырды.

Космонавтлар да корабльне берничә ай дәвамында ташлап китми һәм бик сирәк “чүп чыгара”.

Бөгелмәдә туып-үскән космонавт – “Роскосмос” сынаучысы Сергей Рыжиков үз-үзеңне изоляцияләү вакытында өйдә  утыру күңелсез булмасын өчен берничә киңәш бирде һәм илдәге хәзерге режимны космик шартларда эшләү белән чагыштырды.

Рыжиков билгеләп үткәнчә, галәмдәге экспедицияләр ярты елга кадәр сузылырга мөмкин, шуңа күрә үз-үзеңне изоляцияләү – космонавтлар өчен профессиональ күнекмә.

«Без космик станциядән бары тик шәхси саклану чараларында гына, ягъни скафандрларда һәм бары махсус рөхсәт белән генә чыгабыз. Йөк корабльләрен файдаланып, чүпне дә берничә айга бер тапкыр гына чыгарабыз, физкультура белән шөгыльләнәбез, туклану да контейнерда булган продуктлар белән”, – дип, галәмдәге шартларны үз-үзеңне изоляцияләү режимы белән чагыштырды Сергей Николаевич.

Космонавт һәр кеше нинди дә булса эш белән шөгыльләнергә тиеш дип саный. “Ышаныгыз, кеше эш белән мәшгуль чакта, аның аны чыгырыннан чыгарырлык ярсыткычлар булмый",- диде Сергей Рыжиков үз - үзеңне изоляцияләү чорында үзеңне ничек тоту турында һәм берничә киңәш бирде.

"Көн тәртибен төзегез һәм аны катгый үтәгез. "Корабыгызның” бхлмәләрендә  тәртип урнаштырыгыз, „Борт журналы“ н алып барыгыз һәм нинди китаплар укыйсыз, нинди фильмнар карадыгыз, языгыз», - дип киңәшләре белән уртаклашты Бөгелмә егете.

«Ачык космоска” чыгу юлларын теркәгез – кибеткә бару, этне йөртеп керү, мәсәлән. Биологик тәҗрибәләр үткәрегез –  тәрәзә төбендә суган, яшел тәмләткечләр утыртыгыз, бакчагызның ничек үсүен, күпме су сибүегезне язып барыгыз....”  ди космонавт.

"Өйдә тренажерлар юк икән, диванга ятыгыз, аякларыгызны күтәрегез һәм бөтен гаилә белән “педальләр” әйләндерегез", - дип өстәде Рыжиков тагын бер пункт.

Рыжиков үзләренең бөтен тормышы “үзилоция” шартларында узуын билгеләп үтте.

 


Исегезгә төшерәбез. Сергей Рыжиков 1974 елның 19 августында Бөгелмәдә туган. Астронавт 2016 елның октябрь-апрель айларында «Союз МС — 02» корабле экипажы һәм халыкара космик экипажы бортинженеры сыйфатында космик очыш ясады. Очыш озынлыгы 173 көн 3 сәгать 15 минут һәм 21 секунд дәвам итте.

2018 елда Сергей Рыжиков «Халыкара космик станциядә озак вакытлы космик очышны гамәлгә ашырганда күрсәткән батырлыгы өчен» Россия Федерациясе Герое  һәм “Россия Федерациясенең очучы-космонавты” дигән мактаулы исемнәргә лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса