Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә кибетләрендә азык-төлек кытлыгы юк

Соцчелтәрләрдә буш кибет киштәләрен күрсәткән видеоязмалар, фотосурәтләр күбәйде – кешеләр саклардай продуктларны күпләп җыялар. Безнең хәбәрчебез эреле-ваклы берничә кибеттә булып, ярма, токмач кебек ризыкларны кырылып алалар, кибетләр бушады дигән хәбәрләрнең фейк икәнен күреп кайтты.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада, коронавирус үтеп керү куркынычы белән бәйле рәвештә, 15 апрельгә кадәр дәвам итәчәк махсус эпидемиологик режим кертте.

Аннан соң социаль челтәрләрдә буш киштәләрнең фотосурәтләре һәм видеоязмалары пәйда булды – барысы да озак саклау өчен азык-төлек сатып ала.

"БА" хәбәрчесе берничә эре челтәр кибетен, шулай ук берничә вак кибетне карап чыкты.

Бөгелмәлеләр арасында кичке сәгатьләрдә генә бераз ажиотаж күзәтелә. Көндәлек кирәк-яраклардан тыш, озак саклана торган товарларны да  сатып алалар. Әйтик, бәдрәф кәгазенә ихтыяҗ артык югары түгел – киштәләрдә рулоннар җитәрлек күләмдә һәм ассортиментта.

Сөт продукциясе, җиләк-җимеш, икмәк, шикәр, ярымфабрикатлар тулып ята. Шәһәр халкы кичке вакытта сатып алган товарларны ассортиментын кибетләр икенче көнне үк тулыландыра. Товар көн дә китереп торыла. 

Коронавирус - хәзерге вакытта интернетта иң күп сөйләнелә торган тема. Өстәмә паниканы азык-төлек запасы булдырырга омтылучы кешеләр дә тудыра.

"Товар белән тәэмин итүчеләрнең азык-төлек кытлыгына бәйле проблемалары юк. Кешеләр кайбер товарларны тиз алып бетерә, шуңа да бөгелмәлеләрне барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин итү өчен, продукция китертү тәртибен үзгәртәчәкбез», - дип фикерләре белән уртаклашты шәһәрнең азык кибетендә эшләүче бер сатучы.

Башка бер супермаркет киштәләрдә шикәр, чыннан да, юк иде. Тик кибет администраторы, шикәр бар, аны тиешле стеллажга урнаштырып кына өлгермәгәннәр, дип аңлатты. Сүзләрне раслап, ул кассадан ерак түгел урнашкан бер поддонга күрсәтте.

Бөгелмәдә азык-төлек кибетләре гадәти режимда эшли, складларда кирәкле запасы бар.

Telegram-Татмедиа каналында иң мөһим һәм кызыклы нәрсәләр артыннан күзәтегез

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса