Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә хәрби комиссарына – хәрби хезмәткәрләрне тәрбияләү һәм әзерләү өчен рәхмәт

Рәхмәт хаты 42731нче хәрби часть командиры Дмитрий Бадаевтан килде.

Бөгелмә һәм Бөгелмә районы хәрби комиссары Рафаэль Миңнетдиновка 42731нче хәрби часть командиры вазифаларын вакытлыча башкаручы Дмитрий Бадаевтан Рәхмәт хаты килде.

“Хәрби хезмәткәрләрнең ата-аналарына һәм хәрби комиссариат хезмәткәрләренә хәрби хезмәткә чакырылучыларны тәрбияләү һәм хәрби хезмәткә әзерләү өчен рәхмәт белдерәм”, – диелә Рәхмәт хатында.

Ульяновск шәһәрендәге 42731нче хәрби частьта Бөгелмәдә туып-үскән егетләр: рядовой Айдар Афзалов, Александр Корякин, Азат Латыйпов, Александр Микулов хезмәт итәләр.

Сүз уңаеннан, бүгенге көндә хәрби хезмәткәрләр тормыш һәм хезмәт өчен кирәкле барлык әйберләр белән тәэмин ителгән. Солдат ашханәсендә өч тапкыр ашату оештырылган. Барлык курсантлар да федераль закон нигезендә 2 000 сум күләмендә акча бүләк алалар.

Частьта медицина пункты эшли, анда квалификацияле медицина хезмәткәрләре бөтен кирәкле ярдәмне күрсәтә, хәрби часть медицина препаратлары белән тәэмин ителгән. Кирәк булганда, хәрби хезмәткәрләр ашыгыч тәртиптә һәм тирәнтен тикшерү узу өчен Ульяновск шәһәренең хәрби госпиталенә җибәрелә.

Казармаларда ял бүлмәсе, телевизорлар, DVD-плеерлар, өстәл уеннары, спорт почмаклары бар, хәрби хезмәткәрләр вакытлы матбугат һәм журналлар белән тәэмин ителә. Часть территориясендә китапханә эшли.

Частьта шулай ук  хезмәтне башлап җибәрү чоры авырлыкларын җиңеп чыгуда психологик ярдәм күрсәтү, хезмәт процессында һәм хәрби хезмәткәрләрнең хезмәтендәге, шәхси проблемаларын хәл итү максатларында психологлар эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса