Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә хәрби комиссариаты хәрби исәп алып бару буенча иң яхшы оешманы билгеләде

Конкурста авыл җирлекләренең җиде җирле үзидарә органы һәм Бөгелмә муниципаль районының 49 оешмасы катнашты.

Бөгелмә муниципаль районы җирле үзидарә органнары һәм оешмалары арасында хәрби исәпкә алуны һәм запастагы гражданнарны һәм хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле гражданнарны броньлауны иң яхшы оештыру буенча смотр-конкурс 2020 елның 1 апреленнән 1 ноябренә кадәр узды.

Бөгелмә муниципаль районы оешмалары арасында иң яхшылар дип танылды:

1нче урында – Куйбышев тимер юлының Идел-Кама территориаль идарәсе Ульяновск хәрби-учет бюросы (Бөгелмә юнәлеше) – «РТЮ» ААҖ филиалы (җитәкчесе – Гүзәл Викторовна Емец; хәрби исәпкә алу һәм гражданнарны броньлау буенча җаваплы зат – Тамара Ивановна Орлова);

2нче урында – «ТАТЭЛЕКТРОМОНТАЖ» АҖ Бөгелмә монтажлау идарәсе (җитәкчесе – Юрий Васильевич Храмов; хәрби исәпкә алу буенча җаваплы зат – Ирина Николаевна Алексеева);

3нче урында – «Бөгелмә тире-венерология диспансеры» – «Республика клиник тире-венерология диспансеры» ДАССО филиалы (җитәкчесе – Әнвәр Миргалиян улы Сираҗиев; хәрби исәпкә алу һәм гражданнарны броньлау буенча җаваплы зат – Александра Геннадьевна Смирнова).

Функциональ вазифаларын намус белән үтәгән, Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә йөкләнгән бурычларны хәл итүдә ярдәм күрсәткән өчен смотр-конкурста җиңүчеләр Татарстан Республикасы Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы хәрби комиссары Рафаэль Миңнетдинов тарафыннан чәчәкләр һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса