Бөгелмә хатын-кызлар советы шәһәрнең яңартылган йогышлы авырулар бүлегендә бәйрәм чыршысы куйды
Бүләк ителгән чыршыны пациентларны чыгара торган урында урнаштырдылар.
«Бөгелмә муниципаль районының хатын-кызлар советы» иҗтимагый оешмасы әгъзалары яңартылган йогышлы авырулар хастаханәсенең медицина персоналын һәм пациентларын сөендерергә карар кылды. Бәйрәм кәефен булдыру өчен хатын-кызлар советы баш табибка матур чыршы һәм аның өчен уенчыклар җыелмасыннан торган комплект тапшырды.
Бүләк ителгән чыршыны пациентларны чыгара торган урында урнаштырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа