Бөгелмә хатын-кызлар советы "Игелек кәрҗине" Бөтенроссия акциясенә кушылды
Декабрь башында "Игелек кәрҗине" Бөтенроссия ирекле акциясе старт алды.
Бөгелмә хатын-кызлар советы "Игелек кәрҗине" Бөтенроссия акциясенә кушылды.
Бөгелмә "Хатын-кызлар советы" әгъзалары госпиталь, үзәк хастаханә, сырхауханә һәм ашыгыч ярдәм станциясе табибларын, фельдшерларын һәм шәфкать туташларын якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар һәм татлы бүләкләр тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа