Бөгелмә хатын-кызлар советы – Awesome foundation коммерцияле булмаган фонды конкурсы җиңүчесе
Проектның бурычлары: ялгыз өлкән яшьтәге кешеләрне җылы әйберләр белән җылыту; мәрхәмәтле йөрәкле һәм ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итү теләге булган актив шәһәрдәшләрне берләштерү.
Бөгелмә хатын-кызлар советы – Awesome foundation коммерцияле булмаган фонды конкурсы җиңүчесе.
Апрель аенда хатын-кызлар советы Awesome foundation коммерцияле булмаган фонды конкурсында катнашу өчен «Игелекле җеп» – ялгыз өлкән яшьтәге кешеләр өчен бәйләгән әйберләр – проектын җибәргән.
Проектның бурычлары: ялгыз өлкән яшьтәге кешеләрне җылы әйберләр белән җылыту; мәрхәмәтле йөрәкле һәм ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итү теләге булган актив шәһәрдәшләрне берләштерү.
Конкурска йөздән артык проект тәкъдим ителде һәм 16сы гына финалга чыкты. Бүген Бөгелмә хатын-кызлар советы zoom режимында үз проектын яклады.
Өч җиңүче билгеләнде, бөгелмәлеләр – алар арасында!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа