Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә халык сәнгать һөнәрчелеге өлкәсе эшмәкәрләре ТР Хөкүмәте грантларын ала алалар

Конкурста катнашу өчен гаризалар кабул итү вакыты – 2022 елның 7 июненнән 7 июленә кадәр.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы 2022 елда Халык сәнгать һөнәрләре өлкәсендә кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итүгә Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларын алуга конкурс игълан итә.

Конкурста катнашу өчен гаризалар кабул итү вакыты – 2022 елның 7 июненнән 7 июленә кадәр.

Дәүләт ярдәме чараларын алу максатыннан гаризалар һәм документлар «Минем субсидияләр» мәгълүмати системасы аша «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге сайт аша түбәндәге адрес буенча гамәлгә ашырыла: <url> https://subsidiya.tatar.ru/ https://subsidiya.tatarstan.ru йә мобиль кушымта аша.

Өстәмә мәгълүматны сез (85594)4-39-32 телефоны буенча (Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад бүлеге - Шакиров Ф.М.) ала аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса