Бөгелмә халкы июнь ахырында телевизор карый һәм радио тыңлый алмый
«Татарстан Республикасы радиотелевизион тапшыру үзәге» РТРС филиалы объектларында аналог һәм цифрлы эфир телевидениесе һәм радиотапшырулар программаларын өзеп, планлы эшләр башкарачак
Бу хакта ТР мәгълүматлаштыру һәм Элемтә министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Түбән Камада (19-20 июнь), Казанда (25-27 июнь) һәм Бөгелмәдә (28 июнь), шулай ук Ютазы (21, 24, 28 июнь), Баулы (24 июнь), Сарман (25 июнь), Азнакай районнарында (26-27 июнь) сүндерелергә мөмкин.
Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм Элемтә министрлыгы республика халкын үткәрелә торган эшләргә аңлап карауларын сорый.
Фото: https://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа