Бугульминская газета

Бөгелмә районы

Рус Тат
Яңалыклар

Бөгелмә халкы беренче ярдәм күрсәтү өлкәсендә белем дәрәҗәсен күтәрде

11-13 сентябрьдә бөтен ил буенча "Беренче булып ярдәм ит!» акцичсе уза.

12 сентябрьБөтендөнья беренче ярдәм көне. 11-13 сентябрьдә бөтен ил буенча "Беренче булып ярдәм ит!» акцичсе уза. Аның кысаларында волонтер-медиклар барлык теләүчеләр өчен «Син тормышны саклап кала аласың» дигән шәһәр фестивален оештырдылар, яшь ата-аналар өчен мастер-класслар һәм башка файдалы активлыклар үткәрделәр.

Беренче ярдәм күрсәтә белү – гап-гади, әмма бик мөһим күнекмә. Ашыгыч хәлдә ул кемнеңдер гомерен саклап кала ала. Беренче ярдәмне кирәкле күнекмәләргә ия булган һәм зыян күрүчеләр янында торган һәр кеше күрсәтә ала. Ул үз эченә кан агуны туктатуны, имгәнүләр вакытында ярдәм күрсәтүнене, йөрәк-үпкә реанимациясен ала. Коткаручының нинди тәвәккәл, тиз һәм әзер булуына кешенең тормышы бәйле.

Эпидемиологик ситуациягә туры китереп, халыкны беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләренә өйрәтү чарасы ачык һавада узды. Фестивальдә 9, 11, 16нчы мәктәпләр һәм Бөгелмә шәһәре халкы катнашты. Волонтер-медиклар кан агуны туктату, пешүләр һәм өзлегү вакытында беренче ярдәм тактикасы, шулай ук йөрәк-үпкә реанимациясе методикасы турында сөйләделәр. Фестивальдә катнашучылар махсус тренажер-манекенда алган яңа күнекмәләрен сынап карады, кызыклы уеннарда һәм викториналарда катнашты.

Оештыручылар«Волонтер-медиклар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте. Акциянең партнерлары: РФ һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыклары, Бөгелмә шәһәре администрациясе, Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге, «Яшьләр сарае» МБУ, «РЖД-МЕДИЦИНА сырхауханәсе», Бөгелмә медицина училищесы .

Чара «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Демография» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса